news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда капиталь төзекләндерү 996 йортның 823ендә башланган

Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәшмә үтте.

Татарстанда капиталь төзекләндерү 996 йортның 823ендә башланган
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлекнең күп фатирлы капиталь йорт объектларында 1 мең 715 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 7 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгы бозылуның 21 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткергән. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашкан.

Ирек Фәйзуллин 996 йортның 823ендә капиталь ремонт башлануын җиткергән. Программа үтәлеше 31 процентны тәшкил итә. Эшләрне төгәлләү быел 10 сентябрьгә ниятләнә. Министр 29 объектта графиктан артта калу күзәтелүен һәм подрядчыларга эшен тизләтергә кирәклеген искәрткән.

Капремонт программасы буенча 2017 елда 146 мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре башкару күзаллана. Бүгенге көндә 2 гомумбелем һәм 1 коррекция мәктәбендә, шулай ук 8 балалар бакчасында эш төгәлләнгән.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда шактый төзелгән авыл мәдәният йортлары эшчәнлеге мониторингын булдыру кирәклеген җиткерә. Мәдәният объектларына ихтыяҗ булырга тиеш, дип белдерә ул. “Кайвакыт авылда клуб кешеләр ял итү өчен бердәнбер урын булып тора”,- дип белдерә Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов спорт министры Владимир Леоновка республикада спорт объектларының никадәр күләмдә эшләвен ачыклауны йөкләде.
2017 елда республика буенча 75 амбулатор-поликлиника бинасына да капиталь төзекләндерү үткәрү көтелә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры әйтүенчә, әзерлек эшләре башланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100