news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда капиталь ремонт өчен минималь взносны үзгәртү планлаштырыла

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау өчен минималь взнос күләмен үзгәртү планлаштырыла. Тиешле карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауга минималь взнос күләмен билгеләү турында»гы канунга үзгәрешләр кертелергә ниятләнә. Бер квадрат метр өчен взнос күләме 8,47 сумнан 10,16 сумга кадәр артачак.

Карар кабул ителгән очракта, ул 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot