Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда капиталь ремонт өчен минималь түләү 20 процентка артачак
Татарстанда 2026 елдан башлап күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен минималь кертемне якынча 20 процентка арттыру планлаштырыла. Карар ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Документ нигезендә, торакның бер квадрат метры өчен түләү 8,4 сумнан 10,1 сумга кадәр күтәреләчәк. Яңа тарифлар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Моңа кадәр, ягъни 2025 елның 1 гыйнварыннан, капиталь ремонт өчен минималь взнос 10 процентка арткан иде. Ул вакытта бәя бер квадрат метр өчен 7,7 сумнан 8,47 сумга кадәр күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз