news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда каникул көннәрендә полиция балаларга аеруча игътибар бирә

Балигълык яшенә җитмәгәннәргә алкоголь һәм тәмәке продукциясе сату аерым контрольда

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәйрәм көннәрендә Татарстан эчке эшләр органнары җинаятьләр һәм административ хокук бозу очракларын булдырмауга игътибар юнәлтә. Шул исәптән балигълык яшенә җитмәгәннәргә алкоголь һәм тәмәке продукциясе сатуны, балаларны шушы продукцияне куллануга тартуга бәйле вазгыятьне аерым контрольда тота.

Бүген матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибе сакчылыгы буенча полиция башлыгы урынбасары Василий Соколов шулай дип белдерде.

Полиция полковнигы В.Соколов сүзләренчә, балигълык яшенә җитмәгәннәргә алкоголь һәм сыра сату буенча 4 гыйнварга 383 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Шушы мәсьәләдә 68 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган, 27се – тәмәке саткан өчен.

Төнлә белән (кичке 10нан иртәнге 6га кадәр) олылардан кала җәмәгать урынында 86 яшүсмер булуы ачыкланган һәм ата-анасы, аларны алыштырган затлар административ җаваплылыкка тартылган. “Полиция көче белән генә балигъ булмаганнарның спиртлы эчемлекләр куллануының барлык очракларында да каршы торып булмый: проблемага аларның гаиләсендәгеләр мөнәсәбәте дә бәйле. Кайчак ата-ана үзе үк балалары белән алкогольле табын әзерләп бәйрәм итә”, - ди В.Соколов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot