news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда канализация агынтылары туфракның уңдырышлы катламын юк иткән

Экологлар Лениногорск туфрагында аммоний һәм зыянлы нефть продуктлары тапкан.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Лениногорскида чистартылмаган канализация агынтылары туфракның уңдырышлы катламын юк иткән. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Пычранган участокның мәйданы 109 кв. м тәшкил итә. Экологлар туфрак һәм канализация агынтылары үрнәкләрен алганнар. Лаборатория тикшеренүләре агынты суында аммоний күләме - 41 тапкыр, ә нефть продуктлары 3,3 тапкыр артканлыгын күрсәткән. Туфракта аммоний азоты 6,9 тапкыр һәм нефть продуктлары 7 тапкыр артканлыгы ачыкланган”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Лениногорск оешмасына карата "Экология таләпләрен үтәмәү" һәм "туфракның уңдырышлы катламын юк итү" маддәләре буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Экология таләпләрен бозучы 60 мең сум күләмендә штраф түләячәк һәм бер айда хокук бозу нәтиҗәләрен бетерергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100