news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кан җыю буенча күчмә станция эшләячәк

2009 елда кан тапшыру хезмәте үстерүне күздә тоткан Федераль программаны тормышка ашыру кысаларында федераль бюджеттан Татарстанга 238 миллион сумга яңа җиһазлар китертелде

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда кан тапшыру хезмәте үстерүне күздә тоткан Федераль программаны тормышка ашыру кысаларында федераль бюджеттан Татарстанга 238 миллион сумга яңа җиһазлар китертелде. Республика бюджетыннан әлеге җиһазларны эшләтүгә 32 миллион сум акча күчерелде. Бу турыда бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика кан тапшыру станциясе баш табибы Евгений Сидорук хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, әлеге җиһазлар Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге лабораторияләрендә эшкә җигеләчәк. Программа кысаларында, Республика кан тапшыру станциясендә, ниһаять, кан җыю буенча күчмә станция эшли башлаячак. Аның озынлыгы - 16 метр. Әлеге станция республикабызның районнарында да кан тапшыру хезмәтен үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Матбугат конференциясендә әйтелеп үткәнчә, республикабызда быел 53714 кеше кан тапшырган. Барлыгы Татарстанда 31 мең литрга якын - плазма, 40 мең литрга якын кан җыелган. Евгений Сидорук ассызыклаганча, республика 2,5 тонна күләмендә кан запасы белән тәэмин ителгән. Әлеге запас гел яңартылып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100