news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “КАМАЗ” йөртүче гаебе белән кеше гомере өзелгән

Җиңел машина белән йөк машинасы маңгайга-маңгай бәрешкән

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Мәгълүматларга караганда, кичә 15.45 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 72 нче километрында “КАМАЗ” автомобиленең 34 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм, каршы як полосага чыгып, “ВАЗ-2109” җиңел автомобиленә бәрелгән.

Җиңел машина йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot