news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «КАМАЗ» белән бәрелешкән җиңел машинаның йөртүчесе һәлак булган

Татарстанда «КАМАЗ» белән бәрелешкән җиңел машинаның йөртүчесе һәлак булган
ЮХИДИ

Кичә кич М7 трассасының сигезенче километрында юл һәлакәте булган. Юлның Менделеевск районы өлешендә Hyundai йөртүчесе каршы якка чыккан һәм югары тизлектә «КамАЗ»га килеп бәрелгән.

Бәрелештән соң йөк машинасы юл кырына төшеп китеп ауган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария урынында җиңел машинаның йөртүче һәлак булган. Автомобильдә утырган хатын-кыз төрле җәрәхәтләр алган. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.

news_right_1
news_right_2
news_bot