news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «КамАЗ» белән бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән

Юл һәлакәте бүген көн уртасында Биектау районында булган.

Татарстанда «КамАЗ» белән бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көн уртасында Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә трассасының 23нче чакрымында, 10нчы модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машиналарны юлның төрле ягына алып ташлаган.

Җиңел автомобиль шоферы — Марий Эл Республикасының Волжск районыннан килгән 48 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Йөк машинасы шоферы зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot