news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Камада югалган балыкчы мәетен тапканнар

60 яшьлек ирнең мәетен ярдан 25 метр ераклыкта табып алганнар.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Водолазлар Татарстанда Камада югалган балыкчының мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тәүлек дәвамында водолазлар республиканың Алабуга районында Кама елгасында югалган кешене эзләделәр. 60 яшьлек ирнең мәетен ярдан 4 метр тирәнлектә 25 метр ераклыкта табып алганнар.

Элегрәк «Татар-информ»га Татарстанда Кама ярында көймә һәм кармак тапкан балыкчыларны эзләүләре хакында хәбәр иткән иде.

Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot