news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Кама-Су елгасын нефть продуктлары белән пычрату очрагын экологлар тикшерә

Әлмәт районында елганың пычрануы турында экологларга биредә яшәүчеләр хәбәр иткән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан экологлары Кама-Су елгасын һәм яр буен нефть продуктлары белән пычрату факты буенча берьюлы өч маддә буенча эш кузгаткан. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә.

Әлмәт районында яшәүчеләрдән министрлыкның кайнар элемтәсенә елганы пычрату турындагы хәбәр килгән. Вакыйга урынына Көньяк-Көнчыгыш территория идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре килгән. Экологик хокук бозу Кама-Исмәгыйль авылы янында теркәлгән.

Подрядчы оешмаларның берсе торбаүткәргечләрне юдыртуы нәтиҗәсендә елга пычранган. 242 квадрат метр мәйданда нефть продуктлары һәм хлоридлар нормасы арткан. Елга суы үрнәгендә хлорид 3,2 тапкыр, ә нефть продуктлары 3,6 тапкыр артык булуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100