news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кама елгасында исерек хәлдәге ир-ат батып үлгән

Кичә кич 112 бердәм номерына Түбән Кама районында, Кама елгасында ир-атның су төбенә китүе хакында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга - «Корабельная роща» шифаханәсенә килгәч, ашыгыч хезмәт вәкилләре биредә коену урынының җиһазландырылмаган булуын ачыклый. Компаниянең яр буенда кәеф-сафа корып утыруы ачыклана. Бу хакта хәбәр итүченең дусты, шактый гына «салып» алган ир-ат, коенып чыгарга уйлый. Ул суга кереп киткәч, дусты аны күздән югалта.

Кичен водолазлар яр буеннан 100 метр эчтә һәм 2 метр тирәнлектә 30 яшьлек ир-атның мәетен табып ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot