news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Идел елгасында баткан балыкчыны эзлиләр

Татарстанда Югары Ослан районының Пустые Моркваши торак пункты янында Идел елгасында боз астына төшеп киткән 57 яшьлек балыкчыны эзләү эшләре дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Балыкчы суга баткан урында агым көчле, шул сәбәпле боз да бик юка булган», - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100