news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кама елгасында адашкан балыкчыны коткардылар

Чистай районында адашкан балыкчыны коткардылар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Лениногорскидан 66 яшьлек ир-ат иртән иптәше белән Камага балык тотарга килгән. Анда алар аерылышкан, аннары яр буенда очрашырга тиеш булганнар. Көндезге сәгать өчтә ир-ат үзенең дустына шалтырата һәм очрашу урынына баруын әйтә, әмма барып җитми һәм шалтыратуларга җавап бирми башлый. Шуннан соң балыкчының иптәше ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына шалтырата.

Коткаручылар Кубассы авылыннан ерак түгел ир-атны тапканнар, шуннан соң ярга китергәннәр һәм полициягә тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot