news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда калдыкларны эшкәртә торган өч яңа комплекс төзеләчәк

Татарстанда калдыкларны эшкәртә торган өч яңа комплексны Лениногорск, Питрәч һәм Тукай районнарында төзү мөмкинлеге билгеле булды. Объектларны проектлау участоклары тарихи-мәдәни экспертиза узган, документларны Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты чыгарган.

Лениногорск районында археологик тикшеренүләр 69 гектардан артык мәйданда үткәрелгән. Җир кишәрлеге Письмянка авылыннан 3,3 км көньяк-көнчыгыштарак, Дурасово авылыннан 2,13 км көньяктарак һәм Ивановка авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Питрәч районында муниципалитетның төньягындагы 64,1 га мәйданлы кишәрлек тикшерелгән. Ул Змеево һәм Иске Шигали авыллары арасында урнашкан. Эшләр башкару өлкәсендә, көньяк-көнчыгышка таба 4 км ераклыкта, Черемыш авылы археологик мирас объекты булуы билгеле, ул болгар чорына карый. Үткәрелгән тикшеренүләр аның проектлана торган эшләргә кагылмаячагын күрсәтте.

Тукай районында төзелеш мәйданчыгын тикшергәндә белгечләр 64,1 га мәйданда археологик эшләр башкарган. Участок Яңа Сарайлы авылыннан 1,8 км көньяктарак, Наратлык авылыннан 2,4 км төньяк-көнбатыштарак һәм Чаллыдан 5 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Шулай итеп, эксперт барлык өч районда да мәйданчыклар төзүне мөмкин дип таныды.

news_right_1
news_right_2
news_bot