news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кайсы фән укытучыларына ихтыяҗ зур булуы билгеле

Педагогларга кытлык турында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр.

Узган уку елы азагына Татарстан мәктәпләрендә укытучылар белән тәэмин ителеш 99,6 процент булса да, республикада аерым дисциплиналар буенча педагогларга кытлык күзәтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов моның сәбәбен кадрларга ихтыяҗны дөрес фаразламауда күрә. Бу саннар алдагы җиде елны күздә тотып, мәктәпләрне үзгәртеп кору, демографик вазгыять, лаеклы ялга чыгучы хезмәткәрләр санын исәпкә алып уйланырга тиеш.

Мәсәлән, Биектау районы 2017 елда 2021 елга өч кеше җитми дип әйткән булган, ә 2020 елда бу сан 30 га үзгәргән. Лаеш районы шушы ук вакытта дүрт укытучыга ихтыяҗ турында белдергән булган, узган елда ул сан 23 кә төзәтелгән. Министр урынбасары әйтүенчә, мондый вазгыять күпчелек районнарда.

«Соңгы елларда уку елы башына 1,8-1,9 меңләп укытучы җитмәве ачыклана. Иң күп вакансияләр рус теле, математика, физика, химия, биология, башлангыч сыйныф укытучысына», - диде Андрей Поминов.

Ул чыгарылыш укучылары саны ихтыяҗга тәңгәл килмәвен дә билгеләп узды. «Башлангыч сыйныф укытучылары кирәк саннан 20 процентка азрак, тәрбиячеләр – 35, математиклар – 50 процентка азрак чыгарыла. Шул ук вакытта психолог һәм логопедлар мәгариф системасы таләп иткәннән биш тапкыр күбрәк», - диде Поминов.

2021 елда башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ, укуын тәмамлаган чыгарылыш белгечләре саныннан ике тапкыр кимрәк булган, тик аларның 30 проценты гына эшкә урнашкан. «Безнең фаразлар буенча, быел чыгарылыш укучыларының 92 процентка якын өлеше эшкә урнашырга ниятли. Чит тел укытучылары белән дә вазгыять җитди: ихтыяҗ чыгарылыш белгечләре саныннан 1,5 тапкыр ким, ләкин былтыр үз һөнәре буенча 10 проценты гына урнашкан. Математика, рус теле укытучылары, психологлар белән дә шундыйрак хәл», - дип әйтте Андрей Поминов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100