news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга әбиләр чуагының кайчан киләчәге билгеле

Татарстанга әбиләр чуагының кайчан киләчәге билгеле
Владимир Васильев

Быел әбиләр чуагы Татарстанга сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртә килмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Көз башында көзге һава торышының бер-ике атнасыннан соң җылы көннәр килгән чорны еш кына әбиләр чуагы дип атыйлар. Көз башында Атлантик океан өстендә циркуляцияле Азор антициклоны көчәя. Аның җылытылган һава массалары континент эченә җылы алып килә, шул исәптән Татарстанга да», — ди ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, «быел яшь әбиләр чуагы булмаячак». Яшь дип августның соңгы көннәрендә — сентябрьнең беренче декадасында булган әбиләр чуагын әйтәләр.

«Җәйге җылы әле артка чигенмәде. Сентябрьнең беренче декадасында һава торышы климат нормасына якын дип фаразлана. Шулай итеп, әбиләр чуагын без сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртәрәк көтмибез», — дип билгеләп үтә Әүхәдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100