news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кайбер укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне арттыралар

Татарстан Республикасында 100 мең кешедән ким булмаган халык яшәгән торак пунктларда эшләүче укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне арттырачаклар. Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, сумма аена 10 мең сум тәшкил итәчәк. Бу элеккеге белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

Сыйныф җитәкчелеге өчен айлык түләү «урта һөнәри белем бирү программаларын, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы ТР дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә» билгеләнә.

Шул ук вакытта 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә эшләүче укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр азрак – 5 мең сум була.

Әлеге документ 2024 елның 1 мартыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла, диелә карарда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100