news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кайбер кунакханәләргә МАКС аша урнашырга була

Татарстанда пилот режимында кунакханә кунакларын МАКС мессенджеры аша урнаштыру механизмы эшли башлады. Бу хакта Россия цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Барлыгы ил буенча сүз әлегә «ике дистә» кунакханә турында бара. Татарстаннан тыш, сервис сынау режимында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочиның кайбер кунакханәләрендә эшли башлады. Аннан Россиянең балигъ булган гражданнары, шул исәптән балалар белән килүчеләр дә файдалана ала.

Мессенджер ярдәмендә урнашу өчен МАКСның профиленә керергә, «цифрлы ID» бүлеген, «паспорт» вкладкасын ачарга, һәм «күрсәтергә» төймәсенә басарга, шуннан соң кунакханә хезмәткәренә сканерлау өчен штрихкод күрсәтергә кирәк.

Министрлыкта ел дәвамында «цифрлы ID» ярдәмендә берничә мең Россия кунакханәсендә теркәлергә мөмкин булыр дип өметләнәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot