news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кайбер кешеләргә июньдә хезмәт хакын иртәрәк бирәчәкләр

Татарстанда кайбер кешеләргә июньдә хезмәт хакын иртәрәк бирәчәкләр
Фото: © «Татар-информ»

Июньдә Татарстанда ике тапкыр озын ял булачак. Беренчесендә республика халкы Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан 6 июньнән 8 июньгә кадәр ял итәчәк. Аннан Татарстанда Россия көне уңаеннан һәм өстәмә ял көнен 13 июньгә күчерү сәбәпле, 12-15 июньдә озын яллар була.

Шул сәбәпле, хезмәт хакы түләнә торган көн озын ялларга туры килгән очракта, Татарстан халкына хезмәт хакы иртәрәк түләнәчәк.

Әгәр эшче хезмәт хакын 6, 7 яки 8 июньдә ала икән, Россия Хезмәт кодексы нормалары буенча аңа хезмәт хакы узган эш көнендә – 5 июньдә күчәргә тиеш.

12, 13, 14 яки 15 июнь көннәрендә хезмәт хакы алучы татарстанлыларны аны 14 июньдә күчерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot