Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт ителде
2022 елның сигезенче атнасыннан авыручылар саны атна саен уртача 30 процентка кимеп бара.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда эпидемиологик вазгыятьнең билгеле бер күрсәткечләренә ирешү аркасында, җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә бәйле чикләүләр бетерелде.
«2022 елның сигезенче атнасыннан башлап, авыручылар саны атна саен уртача 30 процентка кимеп бара. Вирус таралу коэффициенты 0,7гә тигез. Республикада олы яшьтәге кешеләрнең 81,7 проценты, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 76,6 проценты вакцинация узды», — дип хәбәр иттеләр Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.
Моннан тыш, соңгы 7 көн эчендә коронавируска ПЦР-тест 100 мең кешегә 310 тест (норматив күрсәткеч — 300) дәрәҗәсендә саклана.
Татарстанда грипп белән авыру очраклары агымдагы елның алтынчы атнасыннан бирле теркәлә, кискен респиратор вирус инфекцияләре эпидемиологик чиктән 50 процентка түбән.
Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республикада битлек режимы саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз