news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кафе-рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирүне вакытлыча туктаттылар

Моңа кадәр төнлә эшләргә рөхсәт алган 21 кафе-ресторан шул ук режимда эшләвен дәвам итәчәк.

Татарстанда кафе-рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирүне вакытлыча туктаттылар
Рамиль Гали

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның санитар-эпидемилогия комиссиясе карары буенча Роспотребнадзор идарәсе җәмәгать туклануы оешмаларыннан төнлә эшләү өчен гаризалар кабул итүне вакытлыча туктатып торды.

«Җәмәгать туклануын оештыра торган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә төнлә эшләү өчен рөхсәт сорап, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенә гаризалар бирүне вакытлыча (махсус карар чыкканчы) туктатып торырга», — диелә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева имзалаган документта.

Искәртеп үтик, Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелгәннән соң, кафе-рестораннар төнлә эшләү өчен рөхсәт алырга мөмкин, әмма моның өчен барлык хезмәткәрләр дә вакцина ясаткан булырга тиеш иде.

Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, моңа кадәр төнлә эшләргә рөхсәт алган 21 кафе-ресторан шул ук режимда эшләвен дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100