news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кафе һәм рестораннарның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт иттеләр

Верандадагы өстәлләр бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта торырга тиеш.

Татарстанда кафе һәм рестораннарның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт иттеләр

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»).11 июньнән Татарстанда кафе-рестораннарның җәйге верандалары эшли башларга мөмкин.

Бүген, 6 июньдә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» төбәк Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте.

11 июньнән «җәйге веранда һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары терассаларында ачык һавада җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнаштыру шарты белән рөхсәт ителәчәк», — диелә документта.

Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы су үткәрү һәм канализация челтәрләренә тоташкан булырга тиеш, диелә карарда.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда башка төбәкләрдән килүчеләргә үзизоляция таләбе бетерелде дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot