news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда каен согы гына чыгарыла

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә сок продукциясен дегустацияләү узды

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бары каен согы гына чыгарыла. Бүген ТР Дәүләт алкголь инспекциясендә узган сок продукциясен дегустацияләү вакытында ул иң түбән билгеләрнең берсен алды.

Белгечләр аңлатып узганча, сок продукциясенә соклар, нектар, җиләк-җимеш һәм яшелчә измәләре, морслар, составында сок булган эчемлекләр керә.

Дегустациягә әзерлек кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Татарстан сәүдә челтәрләрендә сок продукциясенә мониторинг һәм кулланучылар өстенлек биргән товарларны ачыклау йөзеннән, сораштыру үткәргән.

Республика кибетләре киштәләрендә 100 төрдән артык сок продукциясе тәкъдим ителгән. «Добрый» «Фруктовый сад», «Моя семья» («Нидан»), «Любимый» соклары базарда иң ныклы урыннарны били. Сатучыларның күпчелеге «Добрый» согына өстенлек бирә: татарстанлыларның 35 проценты нәкъ менә аны сатып ала. Икенче урында - «Моя семья» согы.

Сораштырылучыларның 14 проценты әлеге сокны яратып эчә. Кулланучылар фикеренчә, әлеге маркалы продукциядә "бәя/сыйфат" нисбәте иң кулае. Татарстанда алма, әфлисун һәм томат сокларын аеруча яратып сатып алалар.

Дегустациядә  һәм Мәскәү  өлкәсе, Липецк, Белгород, Санкт- Петербург, Иваново, Новосибирск, Майкоп, Краснодар крае, Волгоград һәм Сарытау өлкәләрендә чыгарылган соклар тәкъдим ителде. Татарстанга Әзербайҗаннан бары анар согы гына кертелә. 

Татарстанның үзендә  каен согы гына чыгарыла.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100