Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда "Кадрлар резервы" республика проектының алтынчы сезоны башланды
Проектны оештыручылар сайлап алу этабында 1,5 мең кеше катнашыр дип көтә
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Татарстанда "Кадрлар резервы" республика проектының 6 нчы сезоны башланды. 15 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр 16 дан 30 яшькәчә теләге булган һәммә кеше, проектта катнашу өчен, сайтта гариза калдыра ала. Проектның нечкәлекләре турында бүген оештыручылар Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә сөйләде.
Конференциядә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов, "ТР иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов, "Кадрлар резервы" проекты башкарма директоры Илдар Хөҗҗәтов һәм проектның 3 нче сезоны җиңүчесе Алинә Зыятдинова катнашты. Министрлык вәкиле искәртеп узганча, проект 2009 елдан бирле тормышка ашырыла һәм ведомствоның бренд проекты санала. "Проектның асылы гади һәм Россия өчен уникаль санала. Аның максаты лидерлык сыйфатларына ия булган һәм республика, шул исәптән муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарында эшләргә әзер сәләтле яшьләрне табу һәм аларга булышудан гыйбарәт", - диде Владислав Усанов. Ул билгеләп узганча, проект тормышка ашырылган 5 ел эчендә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. "Максатка ирештек дисәң дә була - безнең проектта катнашкан берничә дистә кеше дәүләт хезмәткәре, хакимиятнең муниципаль органнарында депутатлар булды, берничә кеше - муниципаль орган җитәкчесе ярдәмчесе. Бу, чыннан да, җитди нәтиҗә", - диде Усанов.
Валентин Шихобалов сүзләренчә, проектның сайлап алу турында 1,5 мең кеше катнашыр дип көтелә. "Кадрлар резервы" оештырыла башлаганнан соң, 1400 кеше укытылган, Татарстан территориясендә 38 проект һәм 1200дән артык социаль акция гамәлгә ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз