Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә инвалидлар өчен 7 эш урыны булдырылган
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында эш бирүчеләр беренче һәм икенче төркем инвалидларны, шулай ук теләсә кайсы инвалидлык төркеме булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру яки җиһазлау өчен субсидия алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2025 елда Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 3 эш бирүче 7 эш урыны булдырган. Мәсәлән, Лаеш районында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче предприятиедә бер эш урыны җиһазландырылган. Әлмәттә нефть-газ тармагында биш урын, ә Яшел Үзәндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бер эш урыны булдырылган.
Субсидия күләме бер эш урынына 200 мең сумга җитәргә мөмкин. Финанслау инвалидлар өчен эш урыннары өчен җиһазлар сатып алу, монтажлау һәм урнаштыру чыгымнарын капларга мөмкин.
Эш урынын җиһазлау өчен субсидия алу өчен, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә, аннары хезмәт шартнамәсе күчермәсе һәм чыгымнарны раслаучы документлар белән социаль фондка гариза бирергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз