news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 49 мәшгульлек үзәген ремонтлаячаклар

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында 49 мәшгульлек үзәген ремонтлаячаклар. Эшләр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә башкарылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин барлык муниципаль районнар белән видео-конференцэлемтә режимында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 48 үзәктә ремонт эшләре башланган инде. Ремонт бары тик Минзәлә районында урнашкан үзәктә генә башланмаган, биредә эшләрне май азагында башлап җибәрергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта эшләр 16 процентка үтәлгән.

Республиканың 45 муниципаль берәмлегендә мәшгульлек үзәкләрен ремонтлауга 833 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 175 миллион сумы – Татарстан бюджетыннан.

Проект «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында кадрлар әзерләүне комплекслы модернизацияләүнең бер өлеше булып тора. 2029 елга кадәр илдә «Россия эше» («Работа России») яңа кадрлар үзәкләре ачылачак. Алар предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтәчәк, ә эш эзләүчеләргә эш табарга, һөнәри белемнәрен яңартырга һәм яңа кирәкле белгечлекләрне үзләштерергә булышачак.

Исегезгә тошерик, Россиядә барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар эшли башлады. Быел Татарстанда шуларның уникесе гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары». Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100