news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кәбестә бәясе 20 процентка төшкән

Татарстанда бер атна эчендә – 24 июньнән 1 июльгә кадәр кәбестә һәм бәрәңге, шулай ук банан һәм помидорга бәяләр төшкән. Татарстанстат шундый мәгълүматлар китерә.

Статистика мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә барыннан да күбрәк кәбестә арзанайган: аның бәясе берьюлы 20 процентка – бер килограммы өчен 47 сумнан 37 сумга кадәр кимегән. Моннан тыш, бәрәңгенең бәясе 15 проценка төшкән – килограммы 63 сумнан 54 сумга кадәр.

Шул ук вакытта кишер һәм банан 5 процентка арзанайган һәм хәзер кишернең бер килограммы – 57, ә бананныкы 97 сум тора. Помидор бәясе 7 процентка – 104 сумга кадәр кимегән. Бер килограмм шикәр комының бәясе 3 процентка – 72 сумга кадәр, ә карабодай ярмасының бәясе 2 процентка – 115 сумга кадәр төшкән.

Күрсәтелгән атна эчендә аеруча кыяр кыйммәтләнгән – килограммы өчен 2 процентка артып, 82 сумга җиткән. Шулай ук сыер итенә бәяләр арту күзәтелә – бер килограммы өчен 475 сумга кадәр, дөге бәясе 97 сумга хәтле һәм атланмай 673 сумга кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100