Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кабельле ике судно корпусы төзелә башлады
Әлеге проект уникаль санала, чөнки мондый суднолар Россиядә дә, СССРда җитештерелмәгән
(Яшел Үзән, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" ААҖдә 15310 нчы проектлы кабельле ике судно корпусы төзелә башлады. Әлеге чарада РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар катнашты.
Яңа суднолар су асты кабельле элемтә линияләре салу, күтәрү һәм ремонтлау өчен төзелә. Алар Кораллы көчләр өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен элемтә структурасын булдырырга ярдәм итәчәк. Әлеге проект уникаль санала, чөнки мондый суднолар Россиядә дә, СССРда җитештерелмәгән.
РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов үз чыгышында әйтеп узганча, ике ел элек кенә бу корабларны чит илдә төзү ниятләнгән, әмма, РФ Президенты ярдәме белән, 2013 елның маенда әлеге корабларны Россиядә төзү турында карар кабул ителгән. "Әлеге корабларны төзү - ул сезнең өчен яңа үсеш баскычы", - дип мөрәҗәгать итте Борисов завод эшчеләренә. Ул завод "һәрвакыттагыча, Оборона министрлыгының заказын вакытында һәм тиешле сыйфатта үтәр" дигән ышаныч белдерде.
Илдар Халиков завод хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады һәм, яңа кораблар төзү ярдәмендә 2015 ел предприятие өчен ышанычлылык елы булачак, диде. Ул билгеләп узганча, бүгенге вакыйга тарихи санала, чөнки элек завод мондый класслы кораблар җитештермәгән. Премьер-министр шулай ук РФ Оборона министрлыгына күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
ТР Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин завод хезмәткәрләрен яңа кораблар җитештерә башлау белән котлады. "Бүгенге ял көнендә ике кораб туа. Әйдәгез, аларны шундый сыйфатта эшлик ки, Хәрби-диңгез флотының һәр офицеры аларда хезмәт итү турында хыяллансын", - диде ул.
Тантаналы чара ахырында заводның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды, шулай ук РФ Оборона министрлыгы белән "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" ААҖ арасында кабельле ике судно җибәрүгә дәүләт контракты имзаланды.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз