news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат яшенле яңгырлар көтелә

Республикада эссе һава торышы саклана

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республикада урыны белән яңгыр һәм яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектә җил көтелә.
Көндезге сәгатьләрдә Казанда термометр баганасы 30-33 градуска күтәреләчәк, ә Татарстанда 28 градустан 33 градуска кадәр җылы.
8 июльгә каршы төндә дә республикада яшенле яңгырлар булу ихтималы бар. Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы +16 +20 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итәләр Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot