news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм боз яву көтелә

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 – 22 метр тәшкил итәчәк.

Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм боз яву көтелә
unsplash.com

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүген кич белән, 28 июньдә, иртәгә, 29 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 – 22 метр булачак. Шул ук вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, республикада урыны белән боз явуы көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100