news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Иртәгә, 31 майда, Татарстанда кабат һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә республикада урыны белән томан төшәчәк. Көндез төбәк территориясендә, Казанны да кертеп, яшенле яңгыр яварга, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Кичә Татарстан синоптиклары шундый ук кисәтү тараткан иде. Шул ук вакытта, метеорологлар җәйнең беренче көнендә яңгыр явачак һәм температура +29 градуска кадәр күтәреләчәк дип фаразлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot