news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яшен, яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, майның соңгы көнендә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен була. Көндез аерым районнарда, төбәк башкаласыннан тыш, боз яварга мөмкин.

Көньяк-көнчыгыштан җилнең тизлеге секундка 6-11 метр була, ул юнәлешен көньяк-көнбатыш ягына үзгәртә. Шул ук вакытта кайбер урыннарда ул секундка 15-20 метрга кадәр, ә билгеле бер урыннарда тәүлекнең якты вакытында 23 метрга кадәр көчәя.

Төнлә Татарстанда һава температурасы +14..+19 градус җылы була (Казанда - +16..+18). Көндезге сәгатьләрдә һава +21..+26 градуска кадәр җылына, көнчыгышта +32 градуска кадәр (Татарстан башкаласында +22..+24 градуска кадәр).

«Татар-информ» республика синоптикларының Татарстанда тотрыксыз һава торышы турында кисәтүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100