news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 15 июльдә, Татарстанда эссе һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава саклана. Урыны белән, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә.

Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Татарстанда һава температурасы +25..+30 градус тәшкил итәчәк (ТР башкаласында — +27..+29 градус).

news_right_1
news_right_2
news_bot