news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 8 июльдә, Татарстанда температура төшү фонында һава шартлары начарлануы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе көндез һәм кич республикада урыны белән яшен көтелә. Төньяк-көнбатыштан көчле җил, ул секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты узганнан соң Татарстанда аномаль эсселекне уңайлырак һава торышы алмаштырды. Бүген төбәктә һава температурасы +30 градустан артмаячак дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100