news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат яшен һәм боз яву көтелә

Бүген һәм иртәгә, 4 һәм 5 июньдә, эсселек кимү фонында Татарстанда кабат һава торышы начарлануы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе кич, чәршәбе төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда да яшен көтелә, шул вакытта җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр фаразлана. Моннан тыш, урыны белән боз яварга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot