news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яңгыр, яшен, боз һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 13 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы саклана.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез төбәктә, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм яшен фаразлана. Көндез урыны белән боз яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Кайвакытта ул секундына 17-22 метрга кадәр көчәя.

Татарстанда төнлә һава температурасы +16..+21 градус, Казанда +18..+20 градус фаразлана. Көндез һава температурасы +29..+34 градуска кадәр, ә Казанда +30..+32 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 20 июльгә кадәр Татарстанда уртача температура климатик нормадан бер градуска югары булачак. Эсселекне төбәккә килә торган салкын фронт киметергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100