news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат томан һәм көчле бозлавык көтелә

Татарстанда кабат томан һәм көчле бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген һәм иртәгә Татарстанда кабат һава шартлары сизелерлек начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

3 декабрьдә кич, 4 декабрьдә төнлә һәм көндез республикада, шул исәптән Казанда, урыны белән томан төшә һәм бозлавык барлыкка килә. Юлларда бик көчле бозлавык була.

Төбәктә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы 0..-4 градусны тәшкил итәчәк (ТР башкаласында – 0..-2 градус).

news_right_1
news_right_2
news_bot