news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кабат кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә
Фото: «Татар-информ»

Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава торышы шартларының кабат бозылуы фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология идарәсе хәбәр итә.

Якшәмбе кичендә, төнлә һәм дүшәмбе көнне көндез республикада урыны белән һәм Казанда көчле кар явуы көтелә, шулай ук җепшек кар явачак. Буран була, күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Бозлавык булырга мөмкин.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Шулай ук юлларда кар салачак, бозлавык була.

Алдарак синоптиклар киләсе атна башында циклон йогынтысында Татарстанда җылытачак дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot