news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат кар, буран һәм нуль градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда кабат кар, буран һәм нуль градуска кадәр җылы көтелә
Фото: «Татар-информ»

Бүген, 20 гыйнварда, Татарстанда җылы, болытлы, карлы һәм җилле һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика күк йөзе болытлы булачак. Бөтен төбәктә кар явуы көтелә. Буранда күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булачак. Кайбер районнарда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Җил көньяктан, тизлеге секундына 8-13 метрга кадәр, әмма кайбер урыннарда ул 15-20 метрга җитәчәк, ә тәүлекнең караңгы вакытында 23 метрга кадәр (Татарстан башкаласында — 15-18 метрга кадәр) көчәя. Юлларны кар баса һәм көчле бозлавык барлыкка килә, ә урыны белән җепшек кар ябышу көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

Шул ук вакытта Татарстан буенча һава температурасы төнге -2..-7 градустан көндезен 0..-5 градуска кадәр күтәрелә (Казанда 0..-2 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot