news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дизель ягулыгы кыйммәтләнде

5-12 декабрьдә Татарстанда дизель ягулыгының бәясе артты. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Дизель ягулыгының бәясе берьюлы 35 тиенгә кыйммәтләнгән, аның литры 53,6 сумнан 53,95 сумга җиткән. 2022 ел башыннан аның литры 5 процентка яки 3,06 сумга арткан.

АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин бәясе элеккечә калган. АИ-92 маркалы бензин 45,96 сум, АИ-95ле 49,46 сум, ә АИ-98 маркалының литры 60,77 сум тора.

Узган елның ахыры белән чагыштырганда, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензиннарның бәясе бераз түбәнрәк кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot