news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат боз, яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кабат боз, яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Пәнҗешәмбе, 25 июльдә, көндез һәм кич Татарстанда һава шартларының бозылуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада һәм Казанда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә. Шулай ук көчле җил чыгачак – аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot