news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кабат беспилотниклар һөҗүме куркынычы турында игълан ителде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы узган төн эчендә икенче тапкыр Татарстанда пилотсыз һава суднолары һөҗүме куркынычы турында кисәтте. Шул хактагы мәгълүмат ведомство кушымтасында 03.30 сәгатьтә чыкты.

Республикада һөҗүм ихтималы турында беренче кисәтү 00.34 сәгатьтә булды.

00.50 сәгатьтән башлап Казан аэропорты ябылды. Ул 2.35 сәгатьтә кабат эшли башлады. Росавиациядә ачыклык керткәнчә, бу вакытта Казанга килә торган 3 самолет запас аэродромнарда тукталды, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot