news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат бензин бәяләре артты

Татарстанда 10-17 июльдә бензинның барлык маркаларына һәм дизель ягулыгына бәяләр артты. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Статистика ведомствосы мәгълүматлары буенча, АИ-92 ( 47,35 сумнан 47,69 сумга кадәр) һәм АИ-95 маркалы (51,37 сумнан 51,71 сумга кадәр) бензинның бер литры 34 тиенгә арткан. АИ-98 маркалы бензин 12 тиенгә арткан һәм литры 62,8 сум булган, ә дизель ягулыгының литры 3 тиенгә кыйммәтләнгән, хәзер 55,17 сум тора

Гомумән алганда, ел башыннан АИ-92 маркалы бензинның литры 1,73 сумга кыйммәтләнгән, хәзер АИ-95 2,25 сум, АИ-98 2,03 сумга кыйммәтрәк. Дизель ягулыгы 83 тиенгә арткан.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия вице-премьеры Александр Новак нефть эшкәртә торган заводларда ремонт төгәлләнгәнннән соң бензин бәяләре тотрыклануын вәгъдә иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100