news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күзләре начар күрүче кешеләр сайлауда махсус трафарет ярдәмендә тавыш бирәчәк

Трафаретларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе заказ биргән.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстанда күзләре начар күрүче кешеләр Россия Президентын сайлауда махсус трафарет ярдәмендә тавыш бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсеннән хәбәр иттеләр.

Трафаретларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе заказ биргән. Бу – Брайль ысулы белән бастыру өчен махсус тыгыз кәгазьдән булган конверт.

Күзләре начар күрүче сайлаучылар, тутырылмаган бюллетеньне трафаретка куйгач, бармагы белән капшап кайсы да булса бер кандидатка тамга кую өчен тиешле ячейканы таба алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot