news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көзге культуралар тиешле мәйданнарның яртысына чәчелгән

Узган ел сентябрь башында көзге чәчү 89 процентка башкарылган булган.

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда көзге культуралар тиешле мәйданнарның яртысына чәчелгән. Шул ук вакытта, узган ел сентябрь башында көзге чәчү 89 процентка башкарылган булган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан. 

Бүгенге көндә көзге культуралар 359,1 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 52 процентын тәшкил итә. Кичәге көнгә 123,4 мең гектар җиргә көзге культуралар чәчелгән.   Көзге кыр эшләре бигрәк тә Әгерҗе (69 процент мәйданда чәчелгән), Буа (66), Баулы (64), Питрәч һәм Чистай районнарында (60ар) актив бара. Яңгырлар яву сәбәпле, Менделеевск, Тукай, Чирмешән, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Ютазы, Минзәлә, Сарман һәм Югары Ослан районнарында чәчү эшләре акрынайган.   

news_right_1
news_right_2
news_bot