news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көзге культуралар мәйданнарның яртысында суктырылган

Республика буенча уртача уңдырышлылык бер гектардан 29,7 центнерны тәшкил итә.

Татарстанда көзге культуралар мәйданнарның яртысында суктырылган
Рамиль Гали

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Оператив белешмәләргә караганда, 3 августка Татарстанда көзге культуралар 252,3 мең га мәйданда суктырылган. Бу - планнан 54,7%ны тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Көзге бодай - мәйданнарның 61,4% ында, көзге арыш - 35,4%ында җыеп алынган.  Хуҗалыклар шулай ук арпа суктыруга керештеләр.  

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча игеннәр 265,4 мең га мәйданда җыелган. Бу - барлык чәчү мәйданының 17,9 %ын тәшкил итә. Тәүлек эчендә 50,7 мең га мәйданда ашлык суктырыган.

Иң күп мәйданда ашлык суктыру буенча алдынгылар рәтендә Зәй, Әлки, Нурлат, Сарман районнары. Бер тәүлектә Кукмара, Әлки, Аксубай районнары иң күп ашлык суктырган.

  • Республика күләмендә  барлыгы 787,6 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән узган атнада - 144,4 мең тонна. Республика буенча уртача уңдырышлылык бер гектардан 29,7 центнерны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot