news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге культуралар һәлак булудан 1,5 млрд сумлык зыян килгән

Республикада уҗымнар 120 мең гектардан артык мәйданда һәлак булган, ә тулаем алганда аларның яртысыннан артыгы зыян күргән.

Татарстанда көзге культуралар һәлак булудан 1,5 млрд сумлык зыян килгән
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда уҗым культуралары 500 мең гектардан артык мәйданны били, әмма аларның торышы төрлечә. Көзге культуралар һәлак булудан килгән зыян чама белән 1,5 млрд сумлык дип бәяләнә. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, көздән дым булмау сәбәпле, шактый мәйданнарда сентябрь ахырында гына тишелгән уҗым культураларының торышы турында сораулар күп. Хәтта чәчү технологиясе үтәлгән басуларда да проблемалар бар. Бу атнада уҗым басуларын кабат тикшерделәр, галимнәр, белгечләр һәм тиешле федераль структуралар җәлеп ителде, диде министр.

"Тупас исәпләүләр буенча, уҗым һәлак булудан килгән зыян 1,5 млрд сум тәшкил итә", - диде министр. Ул билгеләп үткәнчә, көзге культуралар  120 мең гектардан артык мәйданда һәлак булган, гомумән алганда, уҗым басуларының яртысыннан артыгы җитди зыян күргән. Шулай ук орлык чәчүлекләре дә зыян күргән.

Көзге чәчүгә орлык проблемасын хәл итү өчен бу мәйданнарны саклап калырга кирәк. Чөнки күп кенә хуҗалыкларның күчмә орлык фонды юк, дип искәртте Марат Әхмәтов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уҗым культуралары һәлак булуга бәйле дөрес карарлар кабул итү өчен, чәчүлекләрне даими тикшереп торырга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәлак булган мәйданнарны фотога төшереп теркәргә, һәлак булган басуларда туфракны тиешенчә әзерләргә, ашлама кертергә һәм яңадан чәчәргә тәкъдим итәләр.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100