news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк

1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Айгөль Шәйхлисламова). Көзге чакырылышта гаскәрләргә якынча өч меңнән артык граждан җибәреләчәк. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Бу хакта Татарстанның Министрлар кабинетында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

"2019 елның октябрь-декабрь айларында Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 18 000 якын кеше чакырыла. 3 500 гә якын кеше гаскәрләргә озатылырга тиеш", - диде Сергей Погодин. Хәрби хезмәт срогы 1 ел булып кала.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаскәрләргә җибәрү өчен Татарстан Республикасы җыелма пунктына килүе 2019 елның 22 октябреннән планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100