news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге чакырылышта 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Татарстанда көзге чакырылышта 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда көзге чакырылышта 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк. Бу хакта бүген көзге чакырылыш кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.

“2018 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр 18-27 яшьлек Россия гражданнары хәрби хезмәткә чакырыла. 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк, хәрби хезмәткә 3 меңгә якын кеше китәргә тиеш. Егетләрнең 39 проценты - Коры җир гаскәрләрендә, 16 проценты - Һава – космик көчләрендә, 11 проценты - Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, 10 проценты - Хәрби диңгез флотында, 8 проценты - Һава десант гаскәрләрендә, 8 проценты Милли гвардиядә ил чикләрен сакларга китәр дип планлаштырабыз. 22 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен җыелу пункты эшли башлый. Көзге чакырылыш кампаниясе вакытында ТР Хәрби комиссариаты гражданнарны шефлык астындагы хәрби частьларга җибәрүне оештыра. 2018 елның көзендә шефлык ителә торган 64 хәрби частька меңгә якын кеше китәчәк”, - диде ул.

Сергей Погодин әйтүенчә, көзге чакырылыш вакытында төп игътибар югары һәм һөнәри урта белемгә ия булучыларга биреләчәк. “Иң элек укуларын тәмамлаган, югары, урта һөнәри белемле егетләрне хәрби хезмәткә озатабыз, алар ил алдындагы изге бурычларын үтәргә әзер, дип ышанып калабыз”, - диде хәрби комиссар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100